Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе Эльвира Дмитриева гаепсез дигән карарны гамәлдән чыгарды


Эльвира Дмитриева
Эльвира Дмитриева

17 майда Татарстан Югары мәхкәмәсе "Япеев" полиция бүлеге хезмәткәре Инна Маковецкаяның дәгъвасын өлешчә канәгатьләндерде. Маковецкая Навальныйның Казандагы сайлау үзәге җитәкчесе Эльвира Дмитриеваның эшен туктату канунга каршы килә дип саный.

Полиция хезмәткәре фикеренчә, Дмитриева "ВКонтакте" челтәрендә 26 мартта "Крылья Советов" паркында хакимият белән килештерелмәгән урам чарасы уздыру турында пост чыгарган, шуның белән "Җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар турындагы" канунны бозган.

Казан башкарма комитеты һәм полиция хезмәткәрләре 26 мартта уздырылган митингны рөхсәтсез уздырылган дип саный. Ә оештыручылар үзләренең канун бозмаганлыкларын белдерә.

Казанда коррупциягә каршы митингтан соң полиция хезмәткәрләре Алексей Навальныйның Татарстандагы сайлау идарәсе башлыгы Эльвира Дмитриеваны тоткарлаган иде.

27 мартта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Эльвира Дмитриеваны рөхсәтсез митинг уздыруда гаепле түгел дигән карар чыгарды. Хөкемдар Дамир Гаделшин Казан башкарма комитеты "чара планлаштырылган вакытта һәм урында узар өчен барысын да эшләргә тиеш иде," дип белдерде.

Инна Маковецкая исә үз дәгъвасында, канунга сылтанып, агитацияне рөхсәт алганчы уздырырга ярамый ди.

Татарстан Югары мәхкәмәсе Маковецкаяның дәгъвасын өлешчә канәгатьләндерде. Вахитов районы мәхкәмәсе карары гамәлдән чыгарылды, эш яңадан каралырга тиеш.

XS
SM
MD
LG