Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "үлем төркемнәре" оештыручыларга җинаять җаваплылыгы кертелә


Ирина Яровая
Ирина Яровая

Дәүләт Думасы өченче укуда депутат Ирина Яроваяның кешеләрне үз-үзләренә кул салуга этәрү өчен җинаять җаваплылыгы кертү турында канун өлгесен кабул итте. Документ өчен 408 депутат тавыш бирде, каршы килүчеләр булмады.

Канун өлгесенә ярашлы, интернет аша яшүсмерләрне яки көмәнле хатын-кызларны үз-үзләренә кул салуга этәрүчеләр дүрт елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителергә мөмкин. Шулай ук социаль челтәрләрдә "үлем төркемнәре" оештыручыларга да җинаять җаваплылыгы кертелә. Моның өчен алты елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Яровая әлеге канун өлгесен Дәүләт Думасына бу елның мартында кертте. Президент Владимир Путин да бу башлангычны хуплады.

Соңгы айларда "Вконтакте" челтәрендә "үлем төркемнәре" таралды. Әлеге төркемнәрдә балигъ булмаганнарны уен ярдәмендә үз-үзләренә кул салуга китереп җиткерәләр. Матбугат чаралары бу хакта күп язды, нәтиҗәдә кануннарга үзгәрешләр кертү тәкъдим ителде.

Русиядә 2016 елда үз-үзенә кул салучылар саны 57 процентка арткан. Русиянең балалар омбудсмены Анна Кузнецова моны социаль челтәрләрдәге "үлем төркемнәре" белән бәйли.

XS
SM
MD
LG