Күптән түгел Казандаа югалган Рузафзун Әхмәдованы полиция Дагыстанда тапкан, дип яза "Prokazan.ru". Басма хәбәренчә, ул дус кызы янында Дагыстанда булган. 27 майда аны Казанга алып кайтканнар, диелә.
19 майда 14 яшьлек Рузафзун Әхмәдова дәресләрдән китеп, югалган иде. Аның югалуы турында социаль челтәрләрдә хәбәр иттеләр, ләкин соңрак бөтен постлар да юкка чыкты. Ата-аналары полициягә мөрәҗәгать иткән.