Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйның Мәскәүдәге штабы урамда эшләргә мәҗбүр


Бина хуҗасы йозакларны алмаштыру сәбәпле, Алексей Навльный штабы урамда калган.

Русиядәге оппозиционер Алексей Навальныйның Мәскәүдәге сайлау алды штабы хезмәткәрләре урамда эшләргә мәҗбүр, чөнки шимбәгә каршы төндә аларның биналарының йозаклары алмаштырылган. Навальныйның кардәше Николай Ляскин белдерүенчә, бина хуҗасына басым ясалган һәм шул сәбәпле ул йозакларны алмаштырган, әмма басымның кем тарафыннан ясалуы әйтелми.

Мәскәүдәге штабы 29 майдан эшли. Бина яллау белән килеп туган проблемнар сәбәпле, аның ачылышы берничә тапкыр кичектерелде. Элегрәк штаб булган бинаның хуҗасы май башында аренда турындагы килешүне өзде.

Алексей Навальный 2018 елны Русия президенты сайлавында катнашырга җыена. Аның штаблары дистәләрчә шәһәрдә, шул исәптән Казанда һәм Уфада да ачылды.

XS
SM
MD
LG