Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дүрт гарәп дәүләте Катар белән мөнәсәбәтләрне өзде


Катар флагы
Катар флагы

Бәһрәйн, Согуд Гарәбстаны, Мисыр һәм Берләшкән гарәп әмирлекләре Катарны терроризмда гаепләп, бу ил белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзде.

Бәһрәйн Катар белән җир, диңгез һәм һава элемтәләрен өзде, дип яза Reuters. Катар ватандашларына Бәһрәйннән чыгып китү өчен - 14 көн, катар дипломатларына 48 сәгать бирелә.

Катарга карата шундый ук чаралар Согуд Гарәбстанында да күрелә. Эр-Риядтә белдерүләренчә, әлеге карар терроризм һәм экстремизм куркынычыннан саклану өчен кабул ителгән.

Мисыр Катар транспорты өчен үзенең портларын һәм һава аланнарын яба. Ул Доһаны террорчы төркемнәргә, шул исәптән "Мөселман кардәшләр" төркеменә ярдәм итүдә гаепли.

Берләшкән гарәп әмирлекләре Катарны террорчылар һәм экстремистларны, шул исәптән "Ислам дәүләте" сугышчан төркемен һәм "Әл-Каидә"не финанслауда гаепли.

РИА Новости хәбәренчә, Катар һәм башка гарәп илләре арасында киеренклек Иран сәясәтенә багышланган Фарсы култыгы илләре һәм АКШ саммитыннан соң туган. Катар яңалыклар агентлыгы әмир исеменнән Тәһрән белән мөнәсәбәтләрне яхшырту турында язма чыгарды. Соңрак Катар тышкы эшләр министрлыгы агентлык сайтына һөҗүм оештырылган, әмир исеменнән язманы хакерлар урнаштырган, дип белдерелде. Дәкин Согуд Гарәбстаны, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Бәһрәйн әлеге сүзләрне дәлилсез дип саный.

Дипломатик мөнәсәбәтләрне туктатуга Катар әлегә бер җавап та бирми.

Әлеге яңалыктан соң Brent маркалы нефтьнең бер мичкәсе 50,71 долларга кадәр күтәрелде.

XS
SM
MD
LG