Accessibility links

җомга, 18 август 2017, Казан вакыты 05:56

Пекиннан Казанга беренче авиарейс белән килгән туристлар Кытайга Петербурдан кайтып киткән


Казанга Пекиннан килгән беренче туристлар

6 июньгә планлаштырылган Казан-Пекин очышы "ВИМ-Авиа" ширкәтенең чартер програмын киметү сәбәпле күчерелде.

31 майда Казан һава аланында зур тантана белән каршы алынган Пекин туристлары Кытайга Петербурдан очып китте. Бу хакта Idel.Реалиига Татарстан туроператорлары берлеге президенты, Кытай кунакларын каршы алучы "Персона Грата" агентлыгы җитәкчесе Рамил Мифтахов белдергән.

Туристлар ВИМ-Авиа рейсы белән кайтып киттеме дигән сорауга, "нинди рейс белән кайтулары мөһим түгел", дип җавап биргән.

Рейсларны тоткарлау һәм күчерү сәбәпле, 2 июньдә ВИМ-Авиа ширкәтенең эшчәнлеген транспорт прокуратурасы тикшерә башлады. Пекиннан Казанга беренче рейс 31 майда килде. Аны ВИМ-Авиа ширкәте башкарды. "Казан" һава аланында туристларны каршы алган журналистлар сүзләренчә, очкыч соңга калып килгән.

2 июньдә авиаширкәт үзенең Вконтактедагы паблигында 15 июньгә кадәр чартер рейсларының 12,8 процентка киметелүе турында язды. Бүген ширкәт чартер рейсларны кичектерү "коррекция дәрәҗәсендә" дип белдерде.

"ВИМ-Авиа" Татарстанның Саба районы Байлар Сабасы бистәсендә теркәлгән.

2 июньгә планлаштырылган "Тифлис-Казан" рейсы да кичектерелгән иде.

XS
SM
MD
LG