Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 02:55

Uber ширкәтенә нигез салган миллиардер Трэвис Каланик ширкәт башлыгы вазифасыннан китте. The New York Times язуынча, Uber хиссәләре ияләренең бишесе китү таләбе белән Каланикка хат язган.

Хиссә ияләре җыелышыннан соң Каланик вазифасыннан китәргә ризалашкан. Җыелыш бик драматик төстә барган, дип яза басма. Трэвис Каланик сүзләренчә, әлеге карарны ул бары тик ширкәткә тугрылыклы булуы аркасында кабул иткән. Uber киләчкәтә дә үсештә булсын, ә чираттагы низагка абынмасын, ди ширкәт башлыгы.

Шул ук вакытта Каланик җитәкчеләр шурасында әгъза булып кала.

Ел башыннан Uberның имиджына зыян килә башлады. Ширкәттә эшләп киткән бер инженнер хатын менеджмент ягыннан җенси басым булды дип сөйләде. Әлеге сүзләрдән соң ширкәтнең башка хезмәткәрләре дә моңа охшаш дәгъвалар яудырды. Ширкәттә эчке тикшерү башланды. Нәтиҗәдә 20ләп кеше вазифаларыннан алынды.

Моннан тыш, Uberның полиция хезмәктәрләренә һәм түрәләргә такси чакыруны тыя торган әсбаб куллануы билгеле булды.

Каланикка карата тәнкыйть сүзләреннән соң февральдә ул АКШ президенты Дональд Трамп каршындагы консультатив төркемнән чыгуы турында игълан итте. Трампның миграциягә каршы фәрманнарыннан соң уздырылган каршылык чаралары вакытында Uber такси сервисының бәяләрне күтәрүе дә мөштәриләрнең ачуын чыгарды.

XS
SM
MD
LG