Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алишер Усманов һәм Чулпан Хамматовага Казанның мактаулы заты исеме бирелде


Алишер Усманов
Алишер Усманов

21 июньдә Казан ратушасында шәһәр думасы утырышында эшмәкәр Алишер Усманов һәм актриса Чулпан Хамматовага Казанның  мактаулы заты исеме бирелүе игълан ителде. Аларга бу исем "актив җәмәгать һәм хәйрия эшчәнлеге" өчен бирелде.

Усмановка Мактаулы зат исеме бирү тәкъдиме белән Казан мэры Илсур Метшин чыгыш ясады. "Бу кеше белән таныштырып торасы юк. Ул Русия һәм дөньядагы иң юмарт иганәчеләренең берсе", диде Метшин. Метшин сүзләренчә, Усманов Болгардагы Ак мәчет һәм Казандагы Крестовоздвиженски храмын төзүне финанслауда катнашкан. Моннан тыш, Алишер Усманов ширкәтләре шәһәрнең башка социаль проектларына акча биргән, диелә.

Чулпан Хамматова турында Метшин "аның ярдәме белән меңнәрчә бала гомере сакланып калды", диде. Хамматова шулай ук "Изге Казан" форумын уздыруга да ярдәм итте.

Чулпан Хамматова - җәмәгать эшлеклесе, "Гомер бүләк ит" хәйрия фондына нигез салучыларның берсе. Фонд онкология, гемотология һәм башка авыр чирләр белән авыручы балаларга ярдәм итә.

XS
SM
MD
LG