Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан юстиция министры итеп 31 яшьлек Рөстәм Заһидуллин билгеләнде


Рөстәм Заһидуллин
Рөстәм Заһидуллин

23 июньдә Татарстан юстиция министры Лариса Глухова вазифасыннан китте. Аның урынына министрның урынбасары булып эшләгән Рөстәм Заһидуллин билгеләнде.

Татарстан юстиция министрлыгы коллективына Рөстәм Заһидуллинны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.

Лариса Глухова Татарстан президентының дәүләт-хокукый идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнде. Элегрәк бу вазифада Фәридә Волкова эшли иде. Аны пәнҗешәмбе Дәүләт шурасының чираттагы утырышында Татарстан Конституция мәхкәмәсе хөкемдары итеп сайладылар.

Рөстәм Заһидуллинга 31 яшь. Ул карьерасын "Татарстан балык хуҗалыгы" (Татрыбхоз) юристы булып башлый. 2011-2014 елларда Татарстан прокуроры ярдәмчесе була. 2014 елда Татарстан юстиция министрының беренче урынбасары итеп билгеләнә.

XS
SM
MD
LG