Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 10:43

23 июнь Казанның Киров районы мәхкәмәсе адовкат Тәүфыйкъ Василовка карата административ эшне карый алмады. Василов сүзләренчә, кайбер документлар җитмәгән.

Тәүфыйкъ Василов Idel.Реалиига сөйләвенчә, мәхкәмә аның эшен бүген карый алмаган. Аның сүзләренчә, мәхкәмә полициядән өстәмә мәгълүмат сораган, ә Василовтан балаларының туу турында таныклыкларын һәм эш урыныннан белешмә таләп иткәннәр. Адвокат үзенең административ хокук бозуын танымый.

Василов Казанда Навальный штабы оештырган коррупциягә каршы митингтан соң тоткарланды. Ул үз чыгышында "традицион исламнан да артыргак кабәхәтлек күргәнем юк", дип белдергән иде. Полиция хезмәткрләре аны Юдинодагы полиция бүлекчәсенә алып килеп, беркетмә төзеде һәм җибәрде. Полиция фикеренчә, Василовның нотыгы митингның темасына туры килмәгән. Аңа карата митинглар уздыру тәртибен бозу турында административ эш кузгатылды.

Моннан тыш, Киров районы мәхкәмәсе Навальныйның Казандагы штабы юристы Азат Габделвәлиев эшен дә кичектерде.

Коррупциягә каршы митинг 12 июньдә Казан янында Юдино бистәсендә узды. Чарада 600ләп кеше катнашты.

XS
SM
MD
LG