Accessibility links

җомга, 21 июль 2017, Казан вакыты 19:50

Һәр унынчы русияле очын-очка ялгап яши, аларның акчалары хәтта кирәгенчә азык-төлек алырга да җитми. Бу җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сораштыруы нәтиҗәләреннән күренә.

Респондентларның 29 проценты акча ашарга алырга җитә, ә кием алу авыррак, дип белдергән.

Үзләрен фәкыйрь дип санаучылар өлеше 39 процент тәшкил итә. Бу 2009 елдан бирле иң югары күрсәткеч.

Русияләрнең бары өч проценты гына фатирдан башка, теләгән әйберләрен алу мөмкинлеге барлыгын әйтә.

Чәршәмбе Хисап пулаты җитәкчесе Татьяна Голикова Русиядә фәкыйрьлектә 22 млн кеше яши дип белдерде. 2017 елның беренче чирегендә Русиядә фәкыйрьләр саны 2 млн кешегә арткан. Голодец сүзләренчә, бүген Русиядә биш миллионга якын кеше минималь хезмәт хакына (7,5 мең сум) яши. Яшәү минимумы исә 2016 елда 10 мең сум тәшкил итте.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG