Accessibility links

пәнҗешәмбе, 27 июль 2017, Казан вакыты 03:27

Конфедерацияләр беренчелегендә Германиянең җыелма такымы Чили такымын 1:0 исәбе белән җиңде. Кубокның финалы Петербур шәһәрендә "Крестовский" стадионында узды.

Өченче урын матчында Португалия Мексиканы 2:1 исәбе белән җиңде.

Русия такымы төркемнән төшеп калган иде.

Конфедерацияләр беренчелеге Русиянең дүрт шәһәрендә 17 июньнән 2 июльгә кадәр узды Әлеге турнир 2018 елда узачак футбол дөнья чемпионаты алдыннан әзерлек ярышы буларак оештырылды. Казанда дүрт уен булды.

Казан мэриясендә хәбәр итүләренчә, Казандагы футбол ярышларын 150 мең кеше караган, аларның биш меңе - чит ил җанатарлары. Ярыш вакытларында кунакханәләр 90 процентка тулы булган.

Матч көннәрендә кайбер урамнар машиналар өчен ябылды, шәһәр транспортында чикләүләр кертелде. 1 июньнән 12 июльгә кадәр урам җыеннарына да чикләүләр гамәлдә. Азатлык Конфедерацияләр беренчелегенең казаннарга нинди авырлыклар китергәнен язган иде.

Казан кунакларны миллилек белән түгел, ә бер тонна ризык сыешлы казанда балык шулпасы пешереп, FISHKA дип аталган балык атналыгы белән каршы алды. Казансу яр буенда яңа элмә такталар, кызыклы интерактив уеннар, балалар мәйданчыкларында да татарча язуларга урын булмады.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG