Accessibility links

Русия БМОның Пхеньянны хөкем иткән резолюциясенә каршы чыкты


Ким Чен Ынга канатлы ракета күрсәтәләр
Ким Чен Ынга канатлы ракета күрсәтәләр

Пәнҗешәмбе БМО Иминлек шурасындагы Русия вәкиле Төньяк Корея ракета сынауларын хөкем итүгә каршы чыкты.

Русия әлеге ракетлар кыйтгаара түгел дигән фикер белдерә. АКШ әзерләгән резолюциядә сишәмбе Төньяк Кореядән җибәрелгән канатлы ракета кыйтгаара дәрәҗәдә дип язылган. Русия әлеге резолюция өлгесенә үзгәрешләр кертүне сорый, ләкин Америка дипломатлары русияләр белән сөйләшүләр алып барырмы, билгесез, дип яза Reuters.

Мәскәү бәяләмәсенә караганда, Көньяк Корея сишәмбе уртача ераклыктагы ракета сынаган. Кытай техник белгечләренең йомгаклары бәян ителмәде. Пхеньян үзе ракета кыйтгаара иде дип белдерә. АКШ әлеге белдерү дөрес, дигән фикердә. Америка Төньяк Кореянең Аляска һәм Һавайга кадәр атом-төш һөҗүме ясый ала торган ракеталары бар дип шикләнә.

АКШның БМОдагы даими вәкиле Никки Һейли "әгәр Русиягә Төньяк Корея сынаулары турында техник күзләү мәгълүматлары кирәк булса, мин аларны бик рәхәтләнеп күрсәтермен", ди.

Русия вето салса, Америка резолюциясе кабул ителми. Резолюция өлгесендә Пхеньянга карата кайбер чикләүләр каралган.

Төньяк Корея 4 июльдә беренче кыйтгаара канатлы ракета сынавы турында игълан итте.

"Хвансон-14" ракеты 900ләп чакрым очып, җибәрелгәннән соң 40лап минуттан соң Япония икътисади зонасына килеп төште. Сынауны Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ын контрольдә тоткан.

XS
SM
MD
LG