Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея кыйтгаара канатлы ракета сынады


Телевизордан Төньяк Кореядә баллистик ракета сынавын күрсәтәләр
Телевизордан Төньяк Кореядә баллистик ракета сынавын күрсәтәләр

Төньяк Корея 4 июльдә беренче кыйтгаара канатлы ракета сынавы турында игълан итте.

"Хвансон-14" ракеты 900ләп чакрым очып, җибәрелгәннән соң 40лап минуттан соң Япония икътисади зонасына килеп төшә. Сынауны Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ын контрольдә тоткан.

Төньяк Кореядә белдерүләренчә, хәзер аларның ракеталары дөньяның теләсә кайсы иленә барып җитә ала, дип яза Reuters агентлыгы Төньяк Корея медиасына сылтанып.

Токия Төньяк Кореяга ризасызлык белдерде. Япония премьер-министры Синдзо Абэ Пхеньянның гамәлләрен "провокация" дип атады. Абэ белдерүенчә, ул "Зур егермелек" җыены вакытында Русия һәм Кытайдан Пхеньянның ракеталар җибәрүенә карата "нәтиҗәлерәк позиция тотуны" сораячак.

Көньяк Корея президенты Мун Чжэ Ин БМО Иминлек шурасын, әлеге сынауларга бәйле, кичекмәстән чаралар күрергә чакырды.

Соңгы айларда Төньяк Корея канатлы ракеталарны берничә тапкыр җибәрде. Пхеньянның гамәлләрен күп илләр тәнкыйтьли. Июнь башында БМО Иминлек шурасы Төньяк Кореяга каршы чикләүләрне киңәйтте. Резолюцияне АКШ, Япония һәм Көньяк Корея гына түгел, Пхеньяның бердәнбер беректәше саналган Кытай да хуплады. АКШ президенты Дональд Трамп үз Твиттерында нәкъ менә Кытай Төньяк Корея гамәлләренә нокта куяр өчен җитди адымнар ясый алачак, дигән өмет белдергән иде.

XS
SM
MD
LG