Accessibility links

Кайнар хәбәр

Амур өлкәсендә Башкортстан хәрбие һәлак булган


Хәрби хезмәттә булган 22 яшьлек Башкортстан егете Амур өлкәсендә электрга сугылып һәлак булган. Хәрбинең җәсәден атна ахырында туган ягына кайтарачаклар.

Амур өлкәсенең Свободный шәһәре янындагы хәрби бүлектә хезмәт итүче Башкортастан егете һәлак булган. Мәгълүматны республика хәрби комиссариатында расладылар. Хәрби электр сугудан вафат булган дип фаразлана.

"22 яшьлек егет Башкортстаннан хезмәт итәргә килгән. Атна ахырына аның җәсәден очкыч белән туган ягына озатчаклар", дип яза "Комсомольская правда-Благовещенск".

Басма мәгълүматына караганда, берничә хәрби яңгыр явып торганда электр бүлмәсе (электрощитовая) янында кранда эшләгән. Электр сугудан тагын өч егет зыян күргән, диелә.

"11 июльдә иминлек таләпләрен бозу нәтиҗәсендә Амур өлкәсендәге хәрби бүлекләрнең берсендә солдат үлемгә китерүче җәрәхәт алган. Әлеге вакыйганы Көнчыгыш хәрби бүлгесе җитәкчелеге хәрби тикшерү оешмалары белән берлектә тикшерә", дип аңлатма бирә Көнчыгыш хәрби бүлгесенең матбугат хезмәте.

XS
SM
MD
LG