Әлеге карар "җентекле тикшерүдән соң", Русия махсус хезмәтләре "Касперский Лабораторисен" америка хакимияте системнарына һәм челтәрләренә керер өчен файдаланыр дип куркып, кабул ителгән. Бу хакта Reuters яза.
Ләкин чикләүләр "Касперский" програмнарын куллануны тулысынча тыю дигән сүз түгел. Ул бары тик Гомум хезмәтләр идарәсе аша башкарылган сатып алулар өчен генә кагыла, дип белдерә басма.
Сишәмбе Bloomberg, Евгений Касперскийның хатына сылтанып, Лаборатория Русиянең Федераль иминлек хезмәтенә (ФСБ) махсус технологияр эшләгән һәм хакерлар мәгълүматын тапшырган дип хәбәр итте. Bloomberg язуынча, сүз хакер һөҗүмнәреннән саклый торган програмнар хакында гына түгел, киберҗинаятьчеләрне таба ала торган програмнар турында да бара.
"Касперский Лабораториясенең" рәсми җавабында әлеге мәгълүмат кире кагыла. Оешма ФСБдан DDoS-һөҗүмнәрдән саклау програмнары ясау тәкъдиме белән рәсми сорау булмады дип белдерә. Ширкәтнең бер ил белән дә, шул исәптән Русия белән дә, этик кагыйдәләргә каршы килүче элемтәләре булмады, диелә җавапта.