Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда мәхкәмә экстремизмда гаепләнгән биш кешегә хөкем карары чыгарды


Court justice

Башкортстанның Чакмагыш районара мәхкәмәсе Русиядә тыелган "Таблигый җәмәгать" оешмасы әгъзасы булуда гаепләнгән биш кешегә хөкем карары чыгарды.

Алар "Таблигый җәмәгать" халыкара экстремистик оешма бүлгесе оештыруда гаепләнде, дип яза "Интерфакс-Поволжье".

Мәхкәмә Рәмиз Фәсхиевне, Илсур Макуловны, Илдус Янбухтинны, Рамил Хәмидуллины һәм Зафарджон Зувайдовны экстермистик оешмага керүдә һәм Дүртөйле, Чакмагыш һәм Уфа районнарында бүлге булдыруда гаепле дип таныды.

Фәсхиевкә 4,7 елга гомум шартлы колония, Макулов һәм Янбухтинга 2,7 елга, Хәмидуллинга 2,5 елга колония-яшәүлек хөкеме чыгарылды. Зувайдов ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.

Моңа кадәр гаепләнүчеләрнең җинаять җаваплылыгына тарттырылганы булмаган, диелә.

XS
SM
MD
LG