Accessibility links

сишәмбе, 26 сентябрь 2017, Казан вакыты 08:35

Татарстанның Русиядәге вәкиллегенең Яшьләр шурасы чыгарган белдерүдә оешма үзенең флешмоб чарасын оештырмавын һәм анда катнашмаска чакыруын әйтә. Автойөрештә катнашканнар җавапка тартылырга мөмкин, диелә белдерүдә.

22 июль көнне, Мәскәүдә узачак Сабан туе алдыннан Мәскәү яшьләренең инициатив төркеме Татарстан һәм Русия арасындагы Шартнамә озайтуны хуплап, машиналарда флешмоб оештырырга тели. Җомга көнне исә Татарстанның Русиядәге вәкиллегенең Яшьләр шурасы сайтында оешманың бу чарага бәйле булмавы һәм әлеге чарада катнашмаска өндәве чыккан.

"Бу чараны оештыру Яшьләр шурасы һәм аңа кергән яшьләр оешмалары инициативасы түгел. Коломенский паркында узачак Сабантуй – гомумшәһәр мәдәни-күңел ачу чарасы. Аның кысаларында сәяси төсмерле флешмоблар оештыру күздә тотылмый", диелә белдерүдә.

Шуңа бәйле Шура Сабантуйда һәм парк янында "килешенмәгән чараларда һәм флешмобларда" катнашмаска чакыра. Мондый чараларда катнашучылар җаваплылыкка тартылырга мөмкин, ди мөрәҗәгать авторлары.

Берничә көн элек Мәскәү татар яшьләренең инициатив төркеме Мәскәү Сабантуе алдыннан Татарстан һәм Русия арасында Шартнамәне яңартырга чакыру максатыннан машиналар йөреше оештырырга җыенганын белдергән иде. Татарстанга теләктәшлек күрсәтү максатыннан яшьләр машиналарга махсус ябыштыргычлар беркетеп, татар музыкасын яңгыратып Коломенский паркы янында йөреш үткәрергә планлаштырган иде.

26 июньдә Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү турында Шартнамә кабул ителүгә ун ел булды. Ун елга төзелгән килешүнең мөддәте 24 июльдә чыга. 11 июль Татарстан парламенты депутатлары Путинга Татарстанда президент институтын саклауны һәм яңа Шартнамә мәсьәләсен хәл итү өчен махсус комиссия оештыруны сорап мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG