Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү татарлары Шартнамәне озайтырга чакырып флешмоб оештыра


Машиналар йөреше маршруты
Машиналар йөреше маршруты

Шимбә көнне, Мәскәү Сабантуе алдыннан Мәскәү татарлары Татарстан һәм Русия арасында Шартнамәне яңартырга чакыру максатыннан машиналар йөреше оештырырга җыена. Алар Татарстанга теләктәшлек күрсәтергә тели.

"Татарстан һәм Русия арасында Шартнамәне озайту мәсьәләсенә битарафлар юктыр. Бу вазгыятькә хакимият эндәшми, ләкин безнең ватандашлар бу мәсьәләгә борчылып карый", диелә Мәскәү татар яшьләренең инициатив төркеме белдерүендә.

"Без Русиянең федератив төзелеше өчен Татарстанның ялгыз гына көрәшүен читтән генә күзәтеп утыра алмыйбыз, Русиянең нәтиҗәле эшләүче төбәкләренең берсе булган Татарстанның киләчәгенә битараф калмыйбыз", дип сөйләде Азатлыкка чараны оештыручыларның берсе Римма Гомәрова.

Татарстанга теләктәшлек күрсәтү максатыннан яшьләр Мәскәү Сабантуе алдыннан флешмоб буларак автойөреш оештырырга тели. Алар машиналарга махсус ябыштыргычлар беркетеп, татар музыкасын яңгыратып Коломенский паркы янында йөреш үткәрергә планлаштыра.

Римма Гомәрова Азатлыкка бу чара идеясе яшьләрнең интернетта аралашуыннан барлыкка килде дип әйтте. "Безнең ничек тә булса туган республикага теләктәшлегебезне күрсәтәсе килә, тамырларыбызны хәтерлибез һәм аларның кадерен беләбез", диде ул.

Социаль челтәрләрдә Шартнамәне хуплап чыгарылган рәсем
Социаль челтәрләрдә Шартнамәне хуплап чыгарылган рәсем

Моңа кадәр Вконтакте социаль челтәрендә шулай ук флешмоб буларак "Договор дороже денег" дигән рәсемнәрне тарату, аларны аватар рәсеменә кую шаукымы башланды.

26 июньдә Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү турында Шартнамә кабул ителүгә ун ел булды. Ун елга төзелгән килешүнең мөддәте 24 июльдә чыга. 11 июль Татарстан парламенты депутатлары Путинга Татарстанда президент институтын саклауны һәм яңа Шартнамә мәсьәләсен хәл итү өчен махсус комиссия оештыруны сорап мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG