Шикаятьне полиция хезмәткәрләренең адвокатлары тапшырган. Дияров һәм Кельмурзин үз гаепләрен танымый һәм Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе карарын гамәлдән чыгаруны сорый, дип яза Idel.Реалии.
Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе ике полиция хезмәткәрен кешегә үлемгә китергән зур зыян салуда, вәкаләтләре кысаларыннан чыгуда, көч һәм җәзалау өчен махсус җайланма куллануда гаепле дип тапкан иде.
Дияров һәм Кельмурзин "Арома" пиццериясе янына сугышучыларны аерыр өчен килә. Алар сугышучыларның берсе - Дмитрий Клейнны куллары богалуы килеш җиргә егып сала һәм куллары, аяклары һәм резин таяк белән кыйный. Берничә минуттан Клейн кинәт йөрәге туктаудан үлә.
Гаепләү ягы полиция хекзмәткәрләрен унар елга иректән мәхрүм итүне сораган иде.