Мәхкәмә 43 яшьлек Илдар Хәсәновны аеруча зур күләмдә ришвәт алырга маташуда гаепле дип тапты. Шартлы җәзадан тыш, түрәгә 0,5 млн сум күләмендә штраф та салынган, дип яза "Интерфакс-Поволжье".
Тикшерү версиясенә караганда, вице-мэр урамнарга куяр өчен спорт корылмалары алу һәм спорт мәйданчыклары төзү өчен 18 млн сум күләмендә бюджет акчасы алырга җыенган ширкәттән 1,8 млн сум ришвәт сораган. Хәсәновны акча алганда тоткарлаганнар, ул гаебен таныган диелә.
Ришвәт бирүдән баш тарткан очракта, түрә шәһәр хакимияте әлеле ширкәт белән эшләвен туктатачак, дип куркыткан, диелә. Чынлыкта, тикшерү белдергәнчә, Хәсәновта хезмәттәшлекне туктату вәкаләтләре булмаган.