Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Cенаты ФБРның яңа җитәкчесен раслады


Кристофер Рэй сенат тыңлаулары вакытында
Кристофер Рэй сенат тыңлаулары вакытында

Сишәмбе АКШ Cенаты Кристофор Рэйны Федераль тикшерүләр бюросы җитәкчесе вазифасында раслады.

Әлеге урын май аенда АКШ президенты Дональд Трамп элекке җитәкче Джеймс Комины эшеннән алгач бушаган иде. Президентның әлеге карары тәнкыйтькә тотыла, чөнки ул моны америка сайлау кампаниясенә Русиянең тыкшынуын тикшерүне катлауландыру өчен эшләде дип саныйлар.

Моңа кадәр юстиция министрлыгында югары вазифалар биләүче 50 яшьлек Кристофер Рей президентка тугры булачакмын дип ант бирмәячәкмен һәм, әгәр ул нинди дә булса эшне тикшерүгә тыкшына икән, вазифадан китәчәкмен, дип белдерде.

Русиягә кагылышлы тикшерүләрнең ничек барганы хакында Рэй сөйләми, ләкин Джеймс Комига теләктәшлек белдерә. "ФБР, "убырлы карчыкларны аулау" белән шөгыльләнми", ди Рэй.

XS
SM
MD
LG