Accessibility links

Элек Яңа Татар зиратында каберләрне җимерүдә гаепләнүче Малахов сак астында калдырылды


Ростислав Малахов ("Реальное время" фотосы)
Ростислав Малахов ("Реальное время" фотосы)

Ростислав Малахов аңа белдерелгән гаепләрне кире кага. Башта аны каберлекләрне мәсхәрәләрүдә, ә аннары хакимият вәкиленә карата көч куллануда гаепләделәр.

Яңа Татар зиратында кабер ташларын җимерүдә элегрәк гаепләнүче 24 яшьлек Ростислав Малаховны сак астында тотуны 7 сентябрьгә кадәр озайттылар. Хәзер аны 318.1 маддәсе ("хакимият вәкиленә карата көч куллану") нигезендә гаеплиләр.

Ростислав Малахов гаебен танымый. Мәхкәмә утырышында ул бәрелешләр СИЗОда утыручы башка тоткыннар тарафыннан оештырылган провокация турында әйтте. Адвокат Андрей Шатруков сүзләренчә, якын көннәрдә моны Җәмәгать күзәтү комиссиясе вәкилләре тикшерәчәк.

Элегрәк Малаховны Яңа Татар зиратын җимерүдә гаепләгәннәр иде, әмма май аенда аннан әлеге гаепләү алынды. Ул шулай ук гаебен танымады.

Узган елның 8 сентябрендә Яңа татар бистәсе зиратында йөзләп кабер ташын җимергәннәр иде. 9 сентябрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабер ташларын җимерүне тикшерүне үз контроленә алды. Президент вандалларны тиз арада табу өчен тәртип саклау оешмаларына барлык көчләрен һәм мөмкинлекләрен кулланырга кушты.

XS
SM
MD
LG