Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев сыйныфташының фонды Навальныйны мәхкәмәгә биргән


Навальныйның Дмитрий Медведевны коррупциядә гаепләгән видеосыннан соң җыелган митинг, 26 март 2017
Навальныйның Дмитрий Медведевны коррупциядә гаепләгән видеосыннан соң җыелган митинг, 26 март 2017

Русия премьер-министры Дмитрий Медведевның сыйныфташы "Соцгоспроект" фонды җитәкчесе Илья Елисеев Алексей Навальныйны "Он вам не Димон" фильмы өчен мәхкәмәгә биргән.

Русиянең хокукый һәм мәхкәмә мәгълүматы агентлыгы (РАПСИ) хәбәр итүенчә, фонд Навальныйны һәм аның Коррупциягә каршы көрәш фондын "чынбарлыкка туры килми торган һәм абруйны төшерә торган" җөмләләрне кире кагуны сорый. Елисеев мисал буларак "Он вам не Димон" фильмындагы берничә цитатны китерә: "Олигарх Усманов Дмитрий Медведевның коммерцияле булмаган фондына 5 миллиард сумлык утар бүләк итеп, премьерга ришвәт биргән", "Мондый бүләкнең ни аңлатканын без яхшы беләбез: бу - ришвәт", "Олигархтан мондый бүләк бары тик ришвәт кенә була ала".

Элегрәк "Соцгоспроект" Навальныйга фильмнан берничә фрагментны алып кую тәкъдиме белән чыккан иде. Ләкин оппозиция вәкиле баш тартты.

Май аенда Алишер Усманов Навальныйны мәхкәмәгә бирде. Олигархның шикаяте канәгатьләндерелде. Оппозиция вәкиленнән "Он вам не Димон" фильмындагы кайбер фрагментларны алып куярга һәм миллиардерның коррупциягә кагылышы булу ихтималы турындагы сүзләрне кире кагарга таләп ителде.

Навальный мәхкәмә карарын үтәүдән баш тартты.

XS
SM
MD
LG