Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ак барс" хоккей клубы Данис Зарипов белән килешүне өзүен белдерде


Данис Зарипов
Данис Зарипов

Казанның "Ак Барс" хоккей клубы һөҗүмче Данис Зарипов белән килешүне өзде. 36 яшьлек хоккейчы допинг кулланган өчен ике елга уеннардан читләштерелгән иде.

"Хоккей клубы һәм һөҗүмче Данис Зарипов арасындагы килешү ике якның ризалыгы белән өзелде", диелә "Ак Барс"ның рәсми сайтында.

"Ак Барс" быел июль аенда дүрт еллык тәнәфестән соң 36 яшьлек хоккейчы белән ике елга килешү төзегән иде. Әлеге трансфердан соң озак та үтмәде, Данис Зариповның "Металлурга"та уйнаган вакытта допинг куллануы билгеле булды һәм ул Халыкара хоккей федерациясе тарафыннан ике елга уеннардан читләштерелде.

Кайбер мәгълүматларга караганда, хоккейчы карьерасын океан артында – Милли хоккей лигасында дәвам итәргә мөмкин.

XS
SM
MD
LG