Accessibility links

Кайнар хәбәр

Энгел Фәттахов милли мәгариф тикшеренү институтын торгызу тәкъдиме белән чыкты


Энгел Фәттахов (с) һәм Рөстәм Миңнеханов
Энгел Фәттахов (с) һәм Рөстәм Миңнеханов

Энгел Фәттахов сүзләренчә, 90нчы елларда гамәлдә булган әлеге институтны торгызу өчен финанс чыгымнар таләп ителмәячәк.

Бүген Мөслим районында узучы Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләре август киңәшмәсендә республика мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов Татарстанда милли мәгариф тикшеренү институтын торгызыну сорап президент Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. Моңа кадәр Фәттахов ана телендә укытуның күрсәткечләре түбән булуына зарланды, дип яза Бизнес Online.

"90нчы елларда Татарстанда милли мәгариф тикшеренү институты гамәлдә иде. Татарстан фәннәр академиясе каршында әлеге институтны торгызу кирәк дип саныйм. Моның өчен инде булган фәнни потенциал кулланылачак. Финанс чыгымнар кирәк булмаячак. Әлеге тәкъдимне хуплавыгызны сорыйм", диде Фәттахов.

XS
SM
MD
LG