Accessibility links

чәршәмбе, 22 ноябрь 2017, Казан вакыты 14:25

Килешү вакыты чыгу сәбәпле, Казанның "Автодория" ширкәтенең юл камералары Мәскәүдә бүтән кулланылмаячак. Килешүне озайту да каралмаган, дип хәбәр итә "Коммерсантъ".

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын күзәтеп теркәүче "Автодория" юл камералары Мәскәүдә алга таба кулланылмаячак. Эш тулысынча башкарылган, ләкин килешү алга таба озайтылмаган. Яңа тендер да игълан ителмәгән.

Русиядә "Автодория" камераларын күпләп куллану 2013 елда башланган иде. Шул елны Русиянең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов бу камераларны Русия юлларында куллану мәсьәләсен күтәргән иде.

Idel.Реалии хәбәр иткәнчә, бу камералар хәзер Русиянең 12 төбәгендә кулланыла, тагын өч төбәктә аны сыныйлар һәм ике төбәктә кулланышка кертергә җыеналар. "Автодория" мөдире Антон Куховаренко сүзләренчә, ширкәт Мәскәү өчен яңа "Автодория 3.0" комплексын әзерли. Ул 17 төр кагыйдә бозу очрагын күрә алачак. Яңа комплекс документлары сентябрьдә әзер булачак, ләкин әлегә Мәскәүнең Юл хәрәкәтен оештыру үзәге тендер игълан итмәгән.

"Автодория" ширкәтенең 50 проценты Казанның "Стартобаза" ААҖ-нә туры килә. "Стартобаза" – Русия мәгълүмат министры Николай Никифоровның хатыны Светлана Никифорова ширкәте. 30 проценты исә "Открытые решения" ААҖ милке.

XS
SM
MD
LG