Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русия төбәкләрендәге консуллыклары аша виза бирүне туктата


АКШның Мәскәүдәге илчелеге
АКШның Мәскәүдәге илчелеге

АКШның Русиядәге илчелеге 23 августтан Русия төбәкләрендә иммиграцион булмаган визалар бирүне туктатуын белдерде. Илчелек моны Мәскәүнең Русиядә эшләүче дипломатлар санын киметүенә бәйләп аңлата. Визалар Мәскәүдәге илчелектә генә биреләчәк

АКШ 2017 елның 23 августыннан Русия буйлап иммиграцион булмаган визалар бирүне туктата. Виза алу мөмкинлеге 1 сентябрьдән Мәскәүдә барлык Русия ватандашларына ачылачак. Төбәкләрдә исә бу мөмкинлек Русиядә АКШ дипломатлары санын чикләү алынганга кадәр булмаячак.

Илчелек хәбәр иткәнчә, бу Русиядә американ дипломатлары санын киметүгә бәйле чара. 28 июль Русия тышкы эшләр министрлыгы Русиядә эшләүче дипломатлар санын 455 кешегә кадәр киметүне таләп иткән иде. Бу АКШның Русиягә карата чикләүләренә Мәскәүнең җавабы булды. Нәтиҗәдә, Русиядән 700дән артык АКШ дипломаты китәргә мәҗбүр.

Русия төбәкләрендәге консуллыклар бары тик АКШ ватандашларына гына хезмәт күрсәтәчәк. Русиядә даими яки вакытлыча яшәүче Беларус ватандашлары виза алу өчен АКШның Варшау, Киев һәм Вильнюстагы илчелекләренә мөрәҗәгать итә алачак.

Русиядә АКШның Мәскәүдәге илчелегеннән тыш өч консуллыгы бар. Алар Петербур, Екатеринбур һәм Владивосток шәһәрләрендә урнашкан.

2016 елның декабрендә АКШ җитәкчелеге Русиянең 35 дипломатын нон-грата шәхесләр дип игълан итте һәм Русия илчелегенең Нью-Йорк белән Марилэндтагы ике дачасын япты. Вашингтон бу чараларны Русиянең АКШ президенты сайлавына тыкшынуына һәм Америка дипломатларына басым ясау мөмкинлегенә бәйләп аңлатты.

2017 елның 28 июлендә Русия тышкы эшләр министрлыгы АКШ дипломатларына Серебряный бордагы дачаларны, Мәскәүдә кирәк-яракларны саклау урынын файдалануны тыйды һәм 1 сентябрьгә кадәр Русиядәге дипломатлар санын киметеп 455 кешегә калдыруны таләп итте.

XS
SM
MD
LG