Accessibility links

дүшәмбе, 25 сентябрь 2017, Казан вакыты 12:39

Русиянең АКШтагы яңа илчесе итеп Русия тышкы эшләр министры урынбасары Анатолий Антонов билгеләнде.

Русия президенты Владимир Путин илнең АКШтагы илчесен алыштырды. Кремль сайтында хәбәр ителгәнчә, яңа илче итеп Русия тышкы эшләр министры урынбасары Анатолий Антонов билгеләнде.

Башка бер карар белән Путин Антоновны элекке вазифасыннан азат итте. Антонов шулай ук Вашинтондагы Америка дәүләтләре оешмасы каршында Русиянең даими күзәтүчесе вазифасын да башкарачак.

Антонов Русиянең АКШтагы илчесе вазифасында Сергей Кислякны алыштырды. Кайбер матбугат чаралары Кисляк Федерация Шурасында сенатор урынын алачак, дип фаразлый.

Анатолий Антонов Тышкы эшләр министрлыгына 2016 елның декабрендә кайткан. Моңа кадәр ул 5 ел дәвамында саклану министры уранбасары вазифасын башкарган. Аңарчы исә Антонов 30 ел дәвамында дипломат булып эшләгән.

Сергей Кисляк Русиянең АКШтагы илчесе вазифасында 2008 елдан бирле булды. 2016-2017 елларда ул Дональд Трамп белән бәйле төрле җәнҗаллар үзәгендә булган. Аерым алганда, Кисляк белән очрашуларны яшергән өчен Трамп киңәшчесе Майкл Флинн вазифасыннан китәргә мәҗбүр булды.

Дүшәмбе иртәсендә АКШның Русия төбәкләрендәге консуллыклары аша виза бирүне туктатуы билгеле булды. Илчелек моны Мәскәүнең Русиядә эшләүче дипломатлар санын киметүенә бәйләп аңлата. Визалар Мәскәүдәге илчелектә генә биреләчәк.

XS
SM
MD
LG