Мин кулланган билгеләмәләргә караганда, Татарстанның җирле автономиясе инде юк. Мин моны билгеләү өчен өч элемент кулланам.
Беренчесе – бу автономиянең зур өлешендә аны билгеләүче этнос вәкилләре яшәргә тиеш.
Икенчесе – бу җирле автономия хөкүмәтенең үзе куллана торган акчасы булырга тиеш.
Өченчесе – бу автономиянең корылышы турында ниндидер хокукый документ, килешү яки конституция булырга тиеш. Ул бу этник төркем тарафыннан да, үзәк хакимият тарафыннан да хупланган булырга тиеш.
Хәзер бу өченчесе бетте. Безнең халык аны сорады, Мәскәү бирмәде. Икенчесенә килгәндә, Татарстанның акчасы да инде күптәннән кимеде. Шулай да унлап проценты республиканың үзендә кала дияргә мөмкин.
Алга таба нәрсә булачак? Халыкара каннунарга караганда, ике каршылыклы принцип күренә. Бер яктан, милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы бар. Икенче яктан, дәүләтләрнең территориаль бербөтенлеге принцибы бар. Халыкара кануннар консервативрак, алар дәүләтләрне ныграк яклый, аерым кешеләр белән булган каршылыкларда да, этник төркемнәр белән булганнарында да.
Шул ук вакытта без Чечня мисалын да күрәбез. Аларның Русия белән шартнамәсе дә юк, алар, Татарстан кебек үк, федератив килешүне дә имзаламады. Бер караганда, Чечня, башка төбәкләр белән чагыштырганда, Мәскәүгә ныграк буйсынган төбәк кебек күренә. Әмма чынлыкта ул Русиядәге иң бәйсез республика. Кайберәүләр Чечня Мәскәүгә түгел, киресенчә, Мәскәү Чечнягә ясак түли дип зарлана.
Сивиль җәмгыятькә ия булмаган автономияләрнең юкка чыгу мөмкинлеге зуррак
Чечен моделе Татарстан өчен отышлы дип әйтә алмыйм. Мин үз фәнни хезмәтемдә көч кулланмый гына автономия төзегән сивиль җәмгыятьнең көч кулланучы төркемнәрдән отышлырак булуы турында язган идем. Минем бер укучым узган семестр ахырында автономияләрнең бетүе турында фәнни хезмәт язуга алынды. Ул сивиль җәмгыятькә ия булмаган автономияләрнең юкка чыгу мөмкинлеге зуррак булуын статистикага нигезләп дәлилләргә тырышты.
Минемчә, Татарстан хакимиятләренең иң зур хатасы сивиль җәмгыятьне авызлыклау яки тулысынча бастыру булды.
Хәзер инде Казанның ике мөмкинлеге бар
Хәзер инде Казанның ике мөмкинлеге бар. Яки Мәскәүнең барлык теләкләренә буйсынырга, кануннарны федераль үзәк кушканча җайга китерергә, риза булып торырга. Яисә тыныч юл белән каршылык күрсәтә, "юк" дип әйтә башларга, үз мәнфәгатьләрен яклау өчен басым ясарга тырышырга.
Әмма иң зур проблем – республикада сивиль җәмгыятьнең, милли хәрәкәтнең бик нык бастырылган булуы. Мәскәү яки Петербурдагы сивиль җәмгыятьләр белән чагыштырганда, алар инде күпкә көчсезрәк. Шулай да мондый каршылык күрсәтү бүгенге Татарстанның кулында булган бердәнбер мөмкинлек.
Бүгенге хәлдә киләчәккә нәрсә дә булса фаразлау бик авыр. Бу шартнамә икътисади яктан да, тотрыклылык өчен дә Татарстан һәм Русия өчен гаять әһәмиятле килешү.
Төрле кешеләр социаль челтәрләрдә дә, үз сәхифәләрендә дә бу шартнамәнең яңартылмавы җирле элиталарның икътисад өлкәсендәге өстенлекләренең дә бетүен аңлата, Мәскәү кайбер җирле ширкәтләрне үз кулына ала башлаячак дип фаразлый. Мин халык каршылыгы булыр дип исәплим, әмма бу каршылык оеша алуга, басым ясау мөмкинлекләрен куллана алуга бәйле булачак.
Ринат Шәйхетдинов
Флорида Атлантик университында сәясәт фәне галиме
"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра