Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 10:05

Шикле кешене полиция тотарга тырышканда ул аларга пычак белән һөҗүм иткән. Ике офицер җиңелчә яраланган.

Лондонда билгесез кеше полиция вәкилләренә пычак белән һөҗүм итте. Бу хакта Британия полициясе хәбәр итә. Һөҗүм итүче полиция аны тоткарларга тырышканда ташланган. Ике офицер җиңелчә яраланган.

Соңгы айларда Британиядә ялгыз кешеләр һәм төркем белән теракт кылучылар артты.

3 июньдә билгесез кешеләр фургон машинасында зур тизлектә Лондон күперендә җәяүлеләр өстенә менгән иде. Шуннан алар машинадан чыгып Боро базары тирәсендәге кешеләргә һөҗүм итте. Нәтиҗәдә җиде кеше һәлак булды, 50гә якын кеше зыян күрде. Теракт өчен җаваплылыкны "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме алды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG