Америка һәм Көньяк Корея белгечләре радарлардан алынган мәгълүматны тикшерүне дәвам итә һәм әлеге ракетаның очу траекториясен төгәл генә расламадылар.
Япония телевидениесе хәбәр итүенчә, ракета өч өлешкә бүленгән. Япония хөкүмәтенең матбугат хезмәте ракета җирле вакыт белән иртәнге сәгать алтыда җибәрелде, дип белдерә. 14 минут очканнан соң ракета суга төшә. Хөкүмәт әлеге вакыйганы "Япония өчен зур куркыныч" дип атады. Көньяк Кореянең милли иминлек шурасы ашыгыч утырыш уздырды.
26 августка каршы төндә Төньяк Корея Япон диңгезенә таба кыска арага оча торган өч ракета җибәргән иде.