Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә себертатарларның тарихи-мәдәни мирасына багышланган фәнни конференция була


Күкрәнде авылында яшәүчеләр
Күкрәнде авылында яшәүчеләр

22-23 сентябрьдә Төмәндә себертатарларның тарихи-мәдәни мирасына багышланган фәнни конференция була. "Искернең тарихи язмышы" конференциясеннән аермалы буларак, бу чара рәсми хакимиятләр ярдәмендә әзерләнә.

22-23 сентябрьдә Төмән дәүләт университетында "Татарларның һәм Төмән өлкәсе себертатарларның тарихи-мәдәни" мирасы дип аталган фәнни-гамәли конференция узачак.

Оештыру комитеты әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских Азатлыкка әйтүенчә, конференция Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитеты теләктәшлегендә уздырыла. Чараның максаты - себертатарларның тарихи-мәдәни мирасын барлау, саклау, үстерү проблемнарын күтәрү. "Искер, мөселман мәчетләре, тарихи урыннар һәм аларны киләчәктә ничек саклау турында сөйләшәчәкбез. Аларны өйрәнү механизмнары хакында фикер алышу булачак", ди Тычинских.

Конференциягә Казан, Курган, Төмән, Петербур, Акмәчеттән галимнәр, белгечләр чакырылган.

Азатлык Зәйтүнә ханымнан тарих һәм мәдәният кенә түгел, ә бу чарда себертатарларның яшәеш проблемнары, аерым алганда халык каршы булган "Үрдәкле" һәм "Олы күл" тыюлыклары һәм Әремцән авылын янында фанера комбинаты төзү проблемнары күтәреләчәкме дип сорады. Тычинских: "Конференция сораулары ел башында ук каралган иде, ә фанера төзү корылмасы мәсьәләсе күптән түгел генә килеп чыкты", диде.

Себертатарлар соңгы айларда тыюлыклар һәм фанера комбинаты төзүгә каршылык белдерде. Комбинатны төзүне хуплаган өлкәдәге түрәләр Путинга да шикаять ителде.

XS
SM
MD
LG