Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сазлык эше" нигезендә хөкем ителгән Иван Непомнящих Русиядән киткән


Иван Непомнящих
Иван Непомнящих

Хәзер Иван Непомнящих Прагада, дип хәбәр итә ОВД Инво. Соңрак ул АКШка укырга китәргә җыена.

Непомнящих Мәскәүнең Сазлык мәйданында тәртип бозуда һәм полициягә каршы көч куллануда гаепләнеп 2.5 ел колониягә хөкем ителгән иде. Ул Ярослав өлкәсенең 1нче санлы колониясендә утырды.

Шулай итеп, 2017 елның 24 августыннан колонияләрдә "Сазлык эше" нигезендә хөкем ителгәннәр калмады. Непомнящихка кадәр бер ай алдан шул ук колониядән Дмитрий Ишевский иреккә чыгарылды.

Ләкин Дмитрий Бученковка карата әле мәхкәмә эше бара. Ул йорт сагы астында утыра. Моннан тыш, Әстерханның психиатрик хастахәнәсендә Максим Панфилов угыра. Ул Сазлык мәйданындагы тәртипсезлекләрдә катнашуда гаепләнә һәм үз-үзен белештерми дип танылган.

Непомнящих колониядән чыккач мәхкәмә колония идарәсенең шикаятен канәгатьләндерде. Активист өстеннән административ күзәтү оештырыла.

XS
SM
MD
LG