Журналистлар белән очрашуда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет тетары җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, "безгә чыгымга эшләргә ярамый, чыгымнарыбыз дәүләт җилкәсенә төшә" дигәч, журналистлар Мәскәүдәге Гоголь-центр театрының иҗади җитәкчесе Кирилл Серебренников вакыйгасын искә төшерде. Театрлар грант акчасына яши, әлеге вакыйгага аңлатма бирсәгез иде, диде алар. Бу хәл Татарстанда кабатлана аламы, дип тә кызыксындылар. Ләкин мәдәният министры комментар бирүдән баш тартты.
Очрашуга шулай ук Тинчурин тетары, Камал театры, курчак театры, Качалов театры җитәкчеләре һәм вәкилләре дә килгән иде. Алар яңа мизгел премьералары, гастрольләр турында сөйләде.
Өй сагында утыручы Серебренников белән бәйле вакыйгага татар-башкорт театр әһелләре нинди дә булса фикер белдерергә ашыкмый.
Серебренников 22 августта тоткарланды. Ул 68 миллион сум бюджет акчасын үзләштерүдә гаепләнә. Тәртип саклау оешмалары белдерүенчә, Серебренников 2011-2014 елларда үзе җитәкләгән "Платформа" исемле театраль проектка бюджеттан бүленгән "кимендә 68 миллион сумны" үзләштергән.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.