Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Марат Сәлимовны штрафка тартты


Мордовиядән мөселман җәмәгать эшлеклесе Марат Сәлимовны бер мең сум штрафка тарту карары чыгарылды. Аны "Вконтакте"га тыелган чечен җырчысы Тимур Муцураев җырларын куюда гаепле дип таптылар.

Бүген Мордовиянең Ләмберә районы мәхкәмәсе Дөнья татар яшьләре форумы әгъзасы Марат Сәлимовны бер мең сум штрафка тарту карарын чыгарды. Бу хакта Facebook битендә юрист Ирек Биккинин яза.

"Карарны компьютер һәм интернет турында мәгълүматы булмаган хөкемдар (бу хакта ул утырыш барышында үзе әйтте) карар чыгарды. "Вконтакте" сәхифәсендә кайсы IP-адрестан Алла Пугачева һәм Александр Градский җырларын тыелган Муцураев җырларына алмаштыруны ачыклар өчен катлаулы техник экспертиза кирәк.

Хөкемдар Марат һәм ике адвокатның дәлилләрен тыңлады, әмма карарда алар чагылыш тапмады", ди Биккинин.

Билгеле булганча, 14 сентябрь көнне Марат Сәлимов өендә тентү узды. Аның "Вконтакте" битендә экстремистик материаллар, федераль исемлегенә кертелгән Тимур Муцураев җырлары булуы ачыклана. Сәлимов әлеге җырларның үз битенә ничек килеп эләгүен аңламый.

"Берничә ел элек мин үземнең Вконтакте битемә Алла Пугачева, Александр Градский җырларын элгән идем. Хәзер әлеге җырчылар исеме белән торучы аудио язмаларда экстремистик материаллар исемлегенә кертелгән Тимур Муцураев җырлары пәйда булган. Бу хакта тентү вакытында гына белдем. Тыштан караганда анда шул ук Пугачева һәм Градский җырлары тора кебек, ә ачып карагач Муцураев җырлый", диде ул Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG