Валерий Шанцев Түбән Новогорд губернаторы булудан туктады, аның урынына вакытлыча губернатор вазифасын башкаручы итеп Глеб Никитин билгеләнде. Моңа кадәр ул өлкәнең сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары булып эшләгән.
Валерий Шанцев Түбән Новгород өлкәсе белән 2005 елдан бирле идарә итте. Ул Русиянең иң озак идарә итүче төбәк башлыклары исемлегендә иде. Түбән Новгородка губернатор булып килгәнче ул 10 ел дәвамында Мәскәүнең вице-мэры булып эшләде.
Моңа кадәр Русия президенты Владимир Путин Самар өлкәсе губернаторы Николай Меркушкинның үз теләге белән вазифасыннан китү гаризасын хуплады. Аның урынына вакытлыча губернатор вазифасын башкаручы итеп Дмитрий Азаров билгеләнде.
"Ведомости" белән "Коммерсант" газетлары, Мәскәү кирмәнендәге мәгълүмат чыганакларына таянып, ун төбәкнең башлыклары алмашына дип язып чыкты.
Моңа кадәр бер-берартлы губернаторларның китүе 2017 елның февраль аена туры килде. Ул вакытта алты төбәк башлыгы вазифаларыннан алынды.