Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 21:51

"Вконтакте" сәхифәсендәге хисапларында тыелган язмалар пәйда булганнарның өйләрендә тентүләр уза. Соңгы бер айда Мордовиядә инде икенче шундый тентү узды.

Соңгы бер айда Мордовиядә ике мөселман өендә тентү узды. Икесе дә "Вконтакте" челтәре белән бәйле. Марат Сәлимовның Вконтакте битендә чечен җырчысы Тимур Муцураевның тыелган җырлары пәйда булуы һәм аны 1 мең сум штрафка тартулары турында инде язган идек. Әлеге карар чыгуга инде тагын бер гаиләгә тентү белән килделәр. Бу юлы Мордовиянең Ләмберә районы имамы, алты бала атасы Мөхәммәт (Камил) хәзрәт Бәдретдиновның хатыны Сөмәянең "Вконтакте" челтәрендә тыелган язмалар булуы ачыкланган.

"Гомеребездә беренче тапкыр мондый хәлгә очрадык. Иртән балалар мәктәпкә җыенды. Тыштан ниндидер тавышлар ишетелә башлады. Тәрәзәдән карасам, битлек кигән, корал тоткан кешеләр ишекне шакый. "Ачыгыз" диләр. Балалар куркып елаша башладылар. Әле өч атна элек кенә туган тагын кечкенә балабыз да бар бит. Ишекне ачтык.

"Без Мордовиянең ФСБ идарәсе вәкилләре" диделәр. Өйне тикшерергә тотындылар. Алар белән ике шаһит тә бар иде. Шаһитләрнең православ уку йорты шәкертләре икәне билгеле булды. Бүлмәләрне карап чыктылар. Балаларның ноутбукларын, компьтерның хәтер тартмасын, хатынның һәм минем кесә телефоннарыбызны алдылар. Аннары киттеләр", дип искә ала 27 сентябрь иртәсендә булган тентүне Мөхәммәт хәзрәт.

Әле өч атна элек кенә туган балабыз да бар

Аның сүзләренчә, аларга тентү уздыруның сәбәбе итеп хатыны Сөмәянең "Вконтакте" битендә тыелган видеолар, җырлар булуын әйткәннәр. Ягъни 2011 елда пәрәнҗә кигән кораллар тоткан хатын-кызлар видеосы "Ислам дәүләте" хәрәкәте видеосы дигәннәр. Әмма видеоның үзен күрсәтмәгәннәр. "Ислам дәүләте" хәрәкәте әле 2011 елда оешмаган да иде, ничек инде ул видео чыгарсын, ди әлеге хәлгә аптыраган юрист Ирек Биккинин. Моннан тыш чечен җырчысы Тимур Муцураевның тыелган җырлары бар дип әйткәннәр.

Сумайяның "Вконтакте"дагы бите
Сумайяның "Вконтакте"дагы бите

Мөхәммәт Бәдретдинов сүзләренчә, хатыны үзенең "Вконтакте" битендәге Коръән язмаларын таный, әмма үзе видеоларны, җырларны керткәне булмавын, ә бары башка кешеләрнекен генә саклавын әйтә.

"Аның инде ун айдан артык "Вконтакте" битенә кергәне юк. Гомумән, беркайчан да видеолар керткәне булмаган. Алар безгә кәгазьләр имзалатмакчылар иде. Әмма без куймаган видеолар, җырлар өчен җавап тота алмыйбыз бит инде, имзаламадык", ди Мөхәммәт хәзрәт.

Өйләреннән тыш, Мөхәммәт хәзрәт имамлык иткән мәчеттә дә тикшерү уза. Мөхәммәт хәзрәт инде 17 ел буе Мордовия мөфти урынбасары булып эшли, укыту эшләрен алып бара.

Өйдән тыш, тикшерү мәчеттә дә уза

"Вконтакте" битендә килеп туган бу хәл Мөхәммәт хәзрәтнең актив эшчәнлеге белән дә бәйле булырга мөмкин дип санаучылар бар.

Гомумән, бүгенге көндә чит кешенең "Вконтакте"дагы битен ватып керергә өйрәтүче меңнәрчә сәхифә бар. Интернет челтәрендә иминлек мәсьәләсе белән шөгыльләнүче, үз исемен әйтмәүне сораган белгеч сүзләренчә, гади кешегә социаль челтәрдәге битне ватып керү ул кадәр үк җиңел түгел, әмма бу мөмкин булмаслык эш тә түгел.

"Беренчесе – фишинг. Монда кулланучыны берәр ялган сайтка керү өчен кызыксындыралар. Ул анда үз серсүзе белән керә. Тиешле символларны җыйгач, экранда хата турында мәгълүмат пәйда була, ә кулланучының битенә үтеп керүче явыз үз максатына ирешә.

Икенчесе – "malware" дип атала. Монда ватылган сайтларга хакерлар төрле зарарлы програмнар урнаштыра. Шундый сайтка кергәч програм үзеннән-үзе компьютерга кереп утыра. Бу очракта аның барлыгын вируска каршы көрәшүче җиһаз гына билгели ала.

Тагын бер юл ул кеше белән турыдан-туры аралашу нәтиҗәсендә, беренчел мәгълүматны белеп аны куллану", ди белгеч.

Ул социаль челтәрләрне кулланучыларның мондый хәлгә килеп эләгүгә үзләре гаепле булуын әйтә. Артык ышану һәм игътибарсызлык – моның төп сәбәпләре дип саный.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG