Accessibility links

Әремцәндә кәгазь комбинаты төзелешенә протест чарасы 15 октябрьгә килештерелгән


Рөстәм Рябиков Төмән түрәләре алдында комбинат төзелешенә каршы чыгыш ясый. 27 сентябрь, 2017

Әремцәннәр комбинат төзелеп авыллары юкка чыгар һәм зарарлы матдәләр сәламәтлекләренә зыян салыр дип борчыла.

15 октябрь Төмән өлкәсе Тобол районы Әремцәндә кәгазь комбинаты төзелешенә протест митингы җирле хакимият белән килештерелгән. Бу хакта Азатлыкка активистларның берсе хәбәр итте, исемен күрсәтмәүне үтенде ул. Митингны җирле вакыт белән 12 сәгатьтә башларга җыеналар. Читтә яшәүче авылдашлары да кайтабыз, теләктәшлек белдерәбез дип вәгъдә иткән.

"Төп таләбебез – целлюлоз-кәгазь җитештерү комбинатын авыл янында төзетмәү, берничә мең кеше эшкә күчеп килеп себертатарларның үзенчәлекле авылы юкка чыгачак, комбинат зарарлы матдәләр белән дә кешеләр сәламтәлегенә һәм табигатькә зыянлы", диде активист.

27 сентябрь Тубыл районы Әремцән авылына Төмән өлкәсеннән бер төркем түрәләр килеп, районнан 20ләп кешене китереп кәгазь комбинатын тәкъдим итте. Әремцәннәр бу чарага үз теләкләре белән кереп комбинатка каршы чыкты.

* * * ​*
10 май. Әремцәннәр Төмән өлкәсе хакимиятенең кәгазь комбинаты төзүне хуплавын мәгълүмат чараларыннан белде.
11 май. Авыл халкы комбинат төзелешенә имза җыю эше башлады.
9 июнь. Авыл җыенында халык төзелешкә карыш бертавыштан тавыш бирде.​
20 июнь. Төмән губернаторы Якушевка комбинатка каршы булуларын белдереп хатҗибәрделәр.​
30 июн. Әремцәннәр Тубыл шәһәрендә 15 июль көнне митинг үткәрәчәкләрен район хакимиятенә белдерде.

7 июль. Тубыл хакимияте башка чара булачак дип, әремцәннәргә митингка рөхсәт бирмәде.​ Авылга Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитеты рәисе Евгений Воробьев килеп укытучылар белән аерым, башкалар белән аерым-аерым очрашып төзелешкә ризалашсыннар өчен басым ясарга теләде.
12 июль. Әремцәннәр өлкә түрәләренең халык фикерен санламыйча башбаштаклануын Русия президенты Владимир Путинга шикаять итте.
21 июль. Төмән өлкәсе губернаторы урынбасары Вадим Шумков Әремцәнгә килепкомбинатны төзү әлегә хәл ителмәгән әле дип кайтып китте. Авылдагы проблемнарны барлау һәм губернатор килгәндә тәкъдим итү өчен эшче төркем төзелде. ​
12 сентябрь. Төмән губернаторы Владимир Якушев үзенең ярдәмчеләре белән Әремцән авылына килеп халыкны комбинат төзүгә ризалатырга тырышты.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG