Accessibility links

Казанның Тинчурин скверында 1552 елда Казанны яклап һәлак булучыларны искә алдылар. Анда тел һәм милләт проблемнары да күтәрелде.

Хәтер чарасы көндез Казанның Иске таш мәчетендә өйлә намазын укудан һәм дога кылудан башланды. Анда берничә дистә кеше катнашты.

Иске таш мәчетендә өйлә намазы
Иске таш мәчетендә өйлә намазы

Казанның Тинчурин скверында узган чарада 300ләп кеше катнашты. Татарстан, Чуашстан, Мари Иле байраклары, элекке татар байраклары җелфердәде. Күп кеше түбәтәй кигән иде.

Чарада яшьләр, татар зыялылары да күп булды. Шулар арасында Әзһәр Шакиров, Хәлим Җәләй, Рамил Курамшин, Равил Фәйзуллин, Ркаил Зәйдулла, Нәбирә Гыйматдинова, Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Нәҗибә Сафина, Газинур Морат, Роберт Миңнуллин, Марсель Галиев, Илдус Заһидуллин, Габдулла хәзрәт Галиуллин һәм башка татар зыялылары күренде.

Азатлык радиосы үзенең Facebook сәхифәсендә чарадан җанлы трансляция алып барды.

Күтәрелгән плакатларда "Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укытуны теләп итәбез", "Нигә 1552 елда шаһит киткән татар каһарманнарына һәйкәл куелмаган?", "Русия, үз конституцияңе үтә!" кебек шигарләр язылган иде. Җыен мизгелләрен Азатлык фотогалереясендә карагыз.

Мәйданга килүчеләрнең кулларына Татарстан байрагы төсендәге тасмалар бәйләргә тәкъдим иттеләр. Моны "Азатлык" татар яшьләре берлеге оештырды. Оешма әгъзасы Айрат Шакиров белдергәнчә, алар чарага меңләгән тасма алып чыккан һәм алардан баш тартучы булмаган.

Митинг башында анда катнашучылар белән полиция һәм Казан хакимияте вәкилләре арасында низаг булып алды. Полиция плакатлар күтәргән кешеләрнең сквердагы фонтанны каплаучы агач корылмадан төшүен таләп итте, корылма аларның авырлыгын күтәрә алмаска мөмкин диде. Әмма митингта катнашучылар бердәм рәвештә полициянең бу таләбенә ризасызлык белдерде.

Нәтиҗәдә, плакатлы кешеләр урыннарында калды.

Чарада тоткарлаулар булмады, барысын да скверга тимер капкалар аша керттеләр.

Чаллыдан Казандагы Хәтер көне җыенына барырга юлга чыккан милли активист Зиннур Әһлиуллинны һәм аның дүрт юлдашын Чаллыдан чыгуга полиция постында туктатканнар. Шунда ук шаһитләр табып, машинаны, Казанга баручы төркемне тентегәннәр. Кирегә борып, Чаллының Комсомол районы полиция идарәсенә алып киткәннәр.

Зиннур Әһлиуллин
Зиннур Әһлиуллин

Беркадәр вакыттан соң шушы ук идарәгә милли хәрәкәт активисты Рифат Бәдретдиновны да китергәннәр. Рифат әфәнде белән сөйләшү барышында шул ачыкланды, аны Чаллы-Казан арасында йөри торган зур автобусны туктатып, автобустан полиция бүлегенә китергәннәр. Шунда ул Зиннур Әһлиуллин һәм аның юлдашлары белән очрашкан. Бәдретдинов 13 октябрьдә үзен Чаллы тикшерү комитетына чакырып Казанда узачак Хәтер көне чарасына бармаска киңәш итүләрен белдергән иде.

Тоткарланучыларны көндезге икеләрдә, аяк һәм кул эзләрен алганнан соң җибәргәннәр. Кемнәрдер җиңел машинада, кемдер 40-50 кешелек автобуста берүзе Казанга барганда тоткарланган. Полиция бу кешеләрне ни рәвешле ачыклаган? “Татар милли хәрәкәте вәкилләренең телефоннары даими тыңлана. Бүгенге тоткарлаулар шуның ачык дәлиле”, диде Әһлиуллин Азатлыкка.

Быел Явыз Иванның Казанны яулап алуына 465 ел тула. Татар иҗтимагый үзәге активистлары бу вакыйганы искә төшереп, инде берничә дистә ел Хәтер көне чараларын үткәрә. 6 октябрь көнне Казан башкарма комитетының Хәтер көне уздыруга рөхсәт биргәне, ләкин митингта татар теле, татар милләтенең хәзерге хәле турында сөйләү һәм Сөембикә манарасы янында дога кылу тыелганы билгеле булды.

12 октябрь бер төркем милли җанлы активистлар Сөембикә манарасы янына җыелып, 1552 елда Казан ханлыгын саклаганда шәһит китүчеләр рухына дога кылды.

Безнең сәхифәбездә Казан ханлыгы тарихына багышланган сынау узып була.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG