"Әш-Шәбаб" террор төркеме оештырган вәхшиләрчә һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 276га җитте, 300дән артык кеше яраланган", ди яза үзенең Твиттерына мәгълүмат министры Абдирахман Осман.
Хакмиятләр фаразлавынча, җимерекләрне аралау барышында корбаннар саны артырга мөмкин.
Узган шимбәдә Safari кунакханәсе яныда күп халык йөри торган урамда бомба куелган машина шартлады. Полиция белдерүенчә, терактның максаты кунакханә булган. Илдә өч көнлек матәм игълан ителде.
Сомалида күп корбаннар китергән бу беренче шартлау түгел. 2015 елның июль ахырында АКШның элекке президенты Барак Обама Сомали башкаласы Могадиш шәһәрендәге шартлаулар "Әш-Шәбаб" кебек террор төркемнәре эшчәнлеге туктатылырга тиешлеген тагын бер тапкыр искә төшерде дип белдергән иде.
2012 елда "Әш-Шәбаб" Русядә тыелган "Әл-Каида" террорчылык оешмасы белән берләште.