Accessibility links

Каталониядә гомум эш ташлау протесты уза. Анда катнашучылар төбәкнең элекке башлыгы Карлес Пучдемонны кулга алу ордеры бирүгә каршы машина юлларын һәм тимер юлларны яба.

Жиронада демонстрантлар тимер юл вокзалына бәреп кергән һәм тизйөрешле поездлар хәрәкәтен туктаткан. Барселона янында дистәләрчә юллар ябылган. Шулай ук Франциягә илтүче юлда хәрәкәт туктатылган.

Каталония бәйсезлеге турында референдум узганнан соң һәм Каталония бәйсезлек игълан иткәннән соң Мадрид төбәктә турыдан туры идарә итү кертте. Каталония хөкүмәте һәм парламенты таратылды. Декабрь ахырына вакыттынан алда сайлау билгеләнде.

Испания мәхкәмәсе Каталонияне бәйсезлеккә таба алып баручы Карлес Пучдемонны һәм дүрт министрны кулга алу өчен халыкара ордер бирде. Аларга фетнә оештыруда һәм бюджет акчаларын туздыруда гаепләү белдерелде.

Каталониянең Бельгиягә киткән элекке җитәкчеләрен тоткарлауны сорап, Мадрид Бельгия прокуратурасына мөрәҗәгать итте. Бельгия мәхкәмәсе Пучдемонны Испаниягә тапшыру мәсьәләсен 17 ноябрьдә караячак.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG