Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Сүриядә химик корал куллануны тикшерү карарына вето салды


Хан-Шәйхун шәһәрендә агулы газ куллану нәтиҗәсе булырга мөмкин дип фаразланган зыян күрүче
Хан-Шәйхун шәһәрендә агулы газ куллану нәтиҗәсе булырга мөмкин дип фаразланган зыян күрүче

Русия БМОның Иминлек шурасында АКШ әзерләгән Сүриядә химик корал куллануны тикшерүне дәвам итү труындагы резолюциягә вето салды. Бу хакта Русия өлгесе дә кабул ителмәде. Әлегә Сүриядә химик корал куллануны тикшерү туктатыла.

Химик корал тыю оешмасының эшен Сүриядә дәвам итү турындагы АКШ әзерләгән резолюция өчен Иминлек шурасының 11 әгъзасы уңай тавыш бирде. Русия һәм Боливия каршы булды, Кытай һәм Мисыр тавыш бирүдән тотылып калды. Русия карары нәтиҗәсендә оешманың халыкара экспертлары Сүриядә химик корал куллану очракларын тикшерүне туктата.

Мәскәүнең әлеге гамәлен Вашингтон һәм аның беректәшләре кискен тәнкыйть итте. БМОда АКШның даими вәкиле Никки Хейли Русия Сүриядә агулы матдәләр куллануга "яшел ут" ача дип белдерде. "Химик корал куллануның чираттагы очрагы сезнең намусыгызда булачак," диде Хейли Русия делегациясенә.

Русиянең БМОдагы даими вәкиле Василий Небензя АКШны Сүриядәге хәрби җинаятьләрне тикшерүдә бер яклы булуында гаепләде һәм Химик корал тыю оешмасы хисабында "принципаль җитешсезлекләр күп иде" һәм, гомумән, "көлкеле" иде, дип белдерде.

Русия Сүрия кризисына кагылышлы Иминлек шурасы резолюцияләренә унынчы тапкыр вето салды.

Сүриядә химик корал куллануны тикшерүне дәвам итү турындагы Русия әзерләгән проект та кабул ителмде. Аның өчен Кытай, Боливия һәм Казакъстан гына уңай тавыш бирде. Җиде ил каршы булды, дүрт ил тавыш бирүдән тотылып калды.

Суыгшчылар контролендә булган Хан-Шәйхун шәһәрендә 4 апрельдә химик корал кулланылган дип фаразлана. Әлеге һөҗүмнең корбаннары 80нән артып китте. Алар арасында балалар да бар.

Оппозиция һәм халыкара җәмәгатьчелек Сүриянең хөкүмәт көчләрен агулы газ куллануда гаепләде. Димәшк һәм Мәскәү гаепләүләр белән килешми.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG