Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мари Илендә 17 ноябрь матәм көне дип игълан ителде


Автобус катышында юл казасы (Мари Иле эчке эшләр министрлыгы фотосы)
Автобус катышында юл казасы (Мари Иле эчке эшләр министрлыгы фотосы)

Мари Илендә микроавтобус катышындагы юл казасында һәлак булучылар хөрмәтенә республика башлыгы Александр Евстифеев 17 ноябрьне матәм көне дип игълан итте.

Мари Илендә юл казасы корбаннары 15кә җитте. Алар арасында бер балигъ булмаган бала да бар. Дүрт кеше Йошкар-Ола шәһәре хастахәнәсенә китерелгән, алар арасында 7, 14, 17 яшьлек үсмерләр бар.

Беренчел мәгълүматларга караганда, юл казасында микроавтобус йөртүчесе гаепле дип белдерелә. Ул алда барган машинаны узу өчен юлның каршы ягына чыккан һәм агач төягән Камаз белән бәрелешкән.

Юл казасы 16 ноябрь кичке алтынчы яртылар тирәсендә Йошкар-Ола - Козьмодемьянски юлының 64нче чакрымында булды. Маршрут автобусы агач төягән Камаз белән бәрелеште. Хосусый эшкуарның Мерседес микроавтобусы Йошкар-Оладан Юрино бистәсенә барган булган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG