Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Крымская солидарность" берлегенең активисты Руслан Белялов тоткарланды


Архив фотосы
Архив фотосы

Руслан Белялов кырымтатар мәсьәләләрен күзәтеп барып җәмәгатьчелеккә җиткерүче активист. Элегрәк аның өендә тентү узган иде.

19 ноябрь төштән соң Акмәчеттә "Крымская солидарность" берлегенең активисты Руслан Белялов тоткарланды. Булган мәгълүматларга күрә тоткарлау сәбәбе - имеш аның машинасы урланган булуда шикләнелә.

8 ноябрь аның өендә куәт төркемнәре тентү уздырган иде. Моннан соң өйдән өч мең доллар һәм 60 мең сум акча югалганы билгеле булды. “Солидарность” әгъзалары тентү һәм тоткарлауны Беляловның актив эшчәнлек позициясе белән бәйли. Ул тентү урыннарына килеп тоткарланганнарны яклый, видеога төшереп интернетта урнаштыра, мәхкәмәләргә бирә. Ул кырымтатар халкы мәсьәләләрен даими күзәтеп бара. Аны тоткарлау аңа басым ясау өчен эшләнә диелә "Крымская солидарность" төркеменең Facebook сәхифәсендә.

8 ноябрь иртән Бакчасарайда Сейтумер Сейтумеров, Заречное авылында Эльдар Кантемиров, Иске Кырымда Руслан Белялов өйләрендә узган тентүләр хакында сөйләгән "Крымская солидарность" хәрәкәтенең активисты Сервер Мустафаев, бу оешмада катнашкан, аңа теләктәшлек белдергәннәргә басым - ул кырымтатарларга басым дигән иде. Шулай ук ул "Крымская солидарность"ның соңгы җыелышы Иске Кырымда Руслан Беляловның өендә узганын да әйткән иде.

Руслан Белялов 8 ноябрь аның өенә тентүләр белән килгән Русия куәт вәкилләренең ишекне ватып керүләрен, йөзе белән идәнгә яткыруларын, аның һәм әнисенең телефоннарын алып китүләрен, өйдә булган китапларны карап чыгуларын әйтте. "Сәбәбе нидә?" дигән сорауга аңа "экстремизмга чакыру" дигән җавап кайтарганнар.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG