Accessibility links

Кайнар хәбәр

BBG Русиянең чит ил мәгълүмат чараларын "чит ил агенты" дип тану канунына карата аңлатма бирде


Джон Лэнсинг
Джон Лэнсинг

Русиядә эш итүче американ мәгълүмат чараларына да АКШта эш итүче Русия мәгълүмат чараларына бирелгән хокуклар һәм мөмкинлекләр бирелергә тиеш дип саный АКШның тапшырулар идарәчеләре шурасы.

АКШның тапшырулар идарәчеләре шурасы (BBG) мөдире Джон Лэнсинг Русиянең чит ил мәгълүмат чараларын "чит ил агенты" дип тану канунын гамәлгә керү уңаеннан махсус белдерү ясады. BBG Кушма Штатларның чит илләр өчен әзерләнгән тапшыруларны багучы идарәчеләр шурасы булып тора.

Русиянең рәсми даирәләре элегрәк бу канун американ мәгълүмат чаралары, шул исәптән "Азат Европа Радиосы/Азатлык Радиосы" һәм "Америка авазы" эшчәнлегенә тагы да зуррак чикләүләр тудырачак дип берничә тапкыр кисәтте, диелә белдерүдә.

"Без Русия хакимиятләренең безнең эшчәнлек турында рәсми белдерүләрен җентекләп тикшерербез. Русия күрәсе чараларның безнең эшчәнлеккә ихтимал йогынтысы турында фараз кылырга җыенмыйбыз. Ләкин бу чараларны АКШ гамәлләренә җавап адымнары дип атау чынбарлыкны җитди бозу булыр иде.

Русиянең мәгълүмат чаралары, шул исәптән RT (Russia Today) телеканалы һәм Спутник агентлыгы Кушма Штатларда эшчәнлек алып бара, аларның тапшырулары кабель телевидениесе һәм FM радиостанцияләре аша таратыла. Ә менә американ мәгълүмат чаралары, шул исәптән "Америка авазы" һәм "Азат Европа Радиосы/Азатлык Радиосы" Русия кабель телевидениесенә һәм радио ешлыкларына үтеп керә алмый.

Безнең хәбәрчеләр Русиядә профессиональ вазифаларын башкарганда эзәрлекләүләргә дучар ителә, аларның эшчәнлеге чикләнә, диелә Лэнсинг белдерүендә. Азат Европа Радиосы/Азатлык Радиосы белән хезмәттәшлек иткән Николай Семена Русия мәхкәмәсе тарафыннан хөкем ителде. Штаттан тыш хәбәрчебез Станислав Асеев Украинада Русия тарафлы сепаратистлар тарафыннан тоткарлана. Азат Европа Радиосы/Азатлык Радиосы журналистлары шушы елның мартында Краснодар краенда һөҗүмгә дучар булды һәм кыйналды, “Америка авазы” хәбәрчесе Дэниэль Шерфка виза бирелмәде.

Шул ук вакытта АКШта эш итүче Русия мәгълүмат чараларына бирелгән хокуклар һәм мөмкинлекләр Русиядә эш итүче американ мәгълүмат чараларына да (шул исәптән "Америка авазы”" һәм "Азат Европа Радиосы/Азатлык Радиосы"на) бирелсә, BBG шат булыр иде", ди Джон Лэнсинг.

BBG мөдире сүзләренчә, ни генә булмасын, американ медиа кампанияләре үзләренең миссияснә тугры калачак, бар дөньяда, шул Русиядәге укучыларыбызга төгәл һәм объектив мәгълүмат җиткерү эшен дәвам итәчәк.

25 ноябрь Русия президенты Владимир Путин чит ил мәгълүмат чараларын "чит ил агенты" дип тану турында канунны имзалады. Рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган канун көченә керде.

Европа Берлеге, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы, халыкара хокук яклау оешмалары һәм дә Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары һәм ватандашлар җәмгыятен үстерү шурасы Русиянең чит ил мәгълүмат чараларын "чит ил агенты" дип тану канунына тәныйть белдерде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG