Accessibility links

Төмәндә узган Себертатар теле көненә багышланган түгәрәк өстәлдә себертатар телен торгызып гамәлгә кертү өчен эшлекле төркем оештыру карары кабул ителде. Әлеге төркем эш планын әзерләргә тиеш.

25 ноябрь Төмән шәһәре Татар мәдәният үзәгендә Себертатар көненә багышланган түгәрәк өстәл үтте. Әлеге чара вакытында себертатар телен торгызып гамәлгә кертү өчен эшлекле төркем оештыру турында килештеләр.

Соңгы елларда себертатар теле белән гомумтатар әдәби телнең уртаклыгы телгә дә алынмаганлыктан, соңгы айларда Татарстан мәктәпләреннән ана телен кысрыклап чыгаруга бәйле вазгыять себертатарларның татар дөньясыннан аерылып чыгуын тәэмин итә, дигән уйны ныгытып өлгергән иде инде. Бәлки, нәкъ менә шушы вазгыять Төмәннең күренекле себертатар активистларын урыслашу ассимиляциясенә каршылык йөзеннән әдәби телгә йөз белән борылырга этәргәндер дә.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашучылар
Түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашучылар

Түгәрәк өстәлдә себертатарларның яңарыш хәрәкәте ветераны Әнәс Гаитов себертатар теленең мәктәпләрдә укытылуын саклап, аны тулы канлы укыту дәрәҗәсенә күтәрү кирәклегенә басым ясады һәм бу эшне татар әдәби теле белән бергә алып барырга кирәк дип белдерде.

Гаитов сүзләренчә, бу электән килгән традиция, себертатар теле буенча дәреслекләр, укыту әсбаплары булдырылганнан соң да, әдәби телне мәктәпләрдә кысрыклап чыгарырга ярамас, себертатар телен әдәби тел белән янәшә куеп, бер-берсен тулыландырып алып барырга кирәк, милләт булып сакланып калу өчен төп шартларның берсе.

Мәктәпләрдә әдәби тел укытылса, себертатар теле дә сакланыр

Шулай ук милли хәрәкәт ветераны, өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте вәкиле Хәмзә Биктимеров та Әнәс Гаитов фикерләрен хуплады. "Әдәби татар теле белән себертатар теле – бер тел инде ул, тик безнең телебезнең үзенчәлекләре бар, әдәби тел себер татарына ят түгел, казан татары безне аңлый. Әдәби тел казанышларына таянып, бергә үстерергә, сакларга кирәк туган телебезне, мәктәпләрдә әдәби тел укытылса, себертатар теле дә сакланыр", диде Биктимеров.

Тагын бер милли хәрәкәт ветераны Роза Яхина: "Без үзгәртеп кору чоры башланганда ялгышрак юлга кереп киткәнбез: себертатарлар белән казан татарларын бүлеп, аерып карау юлына. Андый караш милли үсештә зур тоткарлык булып торды", диде.

Түгәрәк өстәл алдан төзелгән карарлар проектын кабул итү белән тәмамланды, ул карарның үзәгендә – себертатар телен торгызып гамәлгә кертү өчен эшлекле төркем оештырып, аңа программа-план төзүне бурыч итеп йөкләү иде.

Кайберләре татар мәктәпләре урыс мәктәпләренең филилларына әверелде

Ул карарга татарның бердәмлеген саклауга, себертатар телен гомумтатар әдәби тел белән бергә, аерылгысыз бәйләнештә саклап үстерү турындагы тәкъдимнәр өстәлеп, алар гамәлгә ашырылырмы – бу турыда әлегә өздереп әйтү мөмкин түгел. Киләчәктә бу мәсьәләнең гамәлгә ашырылуы эшче төркем әгъзаларының, ул төкем җитәкчесенең себер татарлары телен саклауда әдәби телнең ролен аңлау-аңламауларына бәйле булырга мөмкин.

Төмән өлкәсендә сакланып калган 54 татар этномәдәни компонентлы мәктәптә (аларның кайберләре урыс мәктәпләренең филилларына әверелдерелде) татар әдәби теле һәм әдәбият атнасына 2, кайбер мәктәпләрдә 3 сәгать бирелеп (сәгатьләр санын мәктәп мөдире хәл итә) укытыла.

Төмән өлкәсе Мәгариф департаментының милли мәгарифне багучы белгече, мәктәпләрдә татар теле укытуны саклауга үзеннән саллы өлеш керткән Ольга Гроо түгәрәк өстәлдә сүз алып сөйләмәде, тик аптыраган хәлдә әйтер сүзе юклыгын гына белдерде.

Милли республикаларда туган телгә кызып киткән һөҗүм безнең төбәкләргә дә килеп җитмәсә генә ярар иде, дигән теләкләрен түгәрәк өстәлдә катнашучылар җыеннан соң гына белдерде.

Ринат Насыйров (с), Зиннәт Садыйков, Динар Абукин, Евгений Воробьев
Ринат Насыйров (с), Зиннәт Садыйков, Динар Абукин, Евгений Воробьев

Быелгы Себертатар теле көне шуның белән үзенчәлекле булды – аны шәһәр Думасы депутаты Динар Абукин җитәкчелегендәге Төмән шәһәре себер татарлары милли-мәдәни мохтәрияте башлангычы белән өлкә Милләтләр эшләре комитеты каршында төзелгән оештыру комиссиясе әзерләде, чара шул комитетның матди ярдәме нигезендә үтте.

Себертатарлар белән казан татарлары арасында эчке каршылыклар да юк түгел

Милли эшләр комитеты рәисе Евгений Воробьев себертатар телен үстерү өчен Төмән өлкәсе хакимияте тарафыннан һәртөрле ярдәм күрсәтеләчәген, себертатар теленең алфавитын, мәктәпләрдә укыту өчен дәреслекләрен булдыру кирәклеге турында әйтеп узды. Шул ук вакытта ул төбәктә себертатарлар белән казан татарлары арасында эчке каршылыклар да юк түгел, дип, тирәнгә төшми генә билгеләп үтте.

Өлкә татарлары конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Насыйров туган телне саклауда һәр татар кешесенең җаваплы булуына басым ясап әйтте, үзебез гаиләләребездә сакласак, туган телдә аралашсак, бернинди каршылыкларга карамастан, туган телебез яшәр, диде.

Динар Абукин төбәк татар җәмәгатьчелегенең, галимнәрнең, һәвәскәр шагыйрьләрнең себертатар телен үстерү юнәлешендә башкарган эшләрен барлап күрсәтте. Ирешелгән уңышларның иң олысы итеп ул, халыкара стандартлаштыру оешмасының (ISO 639-3) себертатар телен (коды-"sty") мөстәкыйль тел итеп теркәлүен әйтте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG