Accessibility links

Кайнар хәбәр

РБК: "Путин сайлауны җәнҗалсыз һәм канун бозусыз уздырырга кушкан"


Президент Владимир Путин һәм Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисәсе Элла Памфилова
Президент Владимир Путин һәм Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисәсе Элла Памфилова

Кремль төбәк хакимиятләре алдына 2018 елгы сайлауларны җәнҗалларсыз һәм канун бозуларсыз уздыру бурычы куйган. Әлеге әмерне шәхсән президент Путин үзе биргән, дип хәбәр итә РБК.

Бу хакта РБК ике федераль түрә һәм бер төбәк башлыгына якын чыганакка таянып яза.

Басма чыганаклары сүзләренә караганда, өч бурыч куелган - сайлау ачык, легитим һәм җәнҗалларсыз булырга тиеш. Канунсыз технологияләр туктатылырга, аларны кулланучылар "хөкем ителергә" тиеш. Сайлау "нәтиҗәләрен арттырып күрсәтергә" омтылучылар белән "рәхимсез хушлашачаклар", дип белдергән РБК белән сөйләшүчеләр.

Шушы көннәрдә Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе 2018 елгы сайлау логотибын күрсәтте. Аны ясау өчен "ИМА-консалтинг" реклама агентлыгы ил бюджетыннан 37 миллион сум акча алачак. Русия президенты сайлавының мәгълүмати кампаниясе 800 миллионлап сум торачак. Акчалар шул исәптән русияләргә сайлау турында мәгълүмат бирү өчен дә тотылачак.

​Русия президентын сайлау 2018 елның 18 мартына билгеләнгән.

Сайлау кампаниясендә намзәт буларак катнашуы турында "Гадел Русия" фиркасе җитәкчесе Сергей Миронов, "Яблоко" әгъзасы Григорий Явлинский, оппозиция вәкиле Алексей Навальный, телевидение алып баручысы Ксения Собчак, телевидение һәм радио алып баручысы Екатерина Гордон, КПРФ җитәкчесе Геннадий Зюганов та белдерде.

Русия президенты Владимир Путин әле яңа мөддәткә барачагы турында игълан итмәде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG