Accessibility links

Новосибирски өлкәсендә янгында биш бала һәлак булган


Архив фотосы
Архив фотосы

Новосибирски өлкәсенең Искитим район үзәгендәге йортта янгында һәлак булган балаларның иң зурысына 7 яшь була.

Якшәмбе иртәнге 7 сәгать 15 минутлар тирәсендә Новосибирски өлкәсенең Искитим район үзәгендәге йортта янгын чыгып биш бала һәлак була. Балаларның әтиләре ут эченнән чыга алган, аның тәне пешкән, хастаханәгә салганнар дип хәбәр итә ТАСС.

Новосибирски өлкәсендәге Тикшерү комитеты белдерүенчә, 8 айлык, 1,5 яшьлек һәм 3 яшьлек ир бала, 5 һәм 7 яшьлек кыз бала һәлак була. Әниләре бер ай чамасы элек вафат булган дип хәбәр ителә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, балалар янгын башлангач та төтенгә тончыгып үлгән булырга мөмкин дип фаразлана. Тикшерү башланган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG