Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ мәхкәмәсе гомерлек төрмәгә хөкем ителгән Ирек Хәмидуллин эшен тыңлады


Ирек Хәмидуллинның 2014 елның 7 ноябрендә мәхкәмә каршында торганда ясалган рәсеме.
Ирек Хәмидуллинның 2014 елның 7 ноябрендә мәхкәмә каршында торганда ясалган рәсеме.

АКШ аппеляция мәхкәмәсе 2009 елда Әфганстанда америка хәрбиләренә һөҗүм итүдә гаепләнеп гомерлек төрмә җәзасы алган Чаллы кешесе Ирек Хәмидуллин эшен тыңлады.

Хәмидуллинның адвокаты Джереми сүзләренә караганда, "Хәмидуллин җинятьче түгел, ә хәрби булган", дип яза Associated Press. Адвокат фикеренчә, Ирек Хәмидуллин сугышучы тараф кануннары нигезендә хөкем ителергә тиеш. АКШ юстиция министрлыгы адвокаты Джозеф Палмер исә "Ирек Хәмидуллин "Талибан" һәм аның беректәш террорчылык оешмалары, "Хакани" челтәре исеменнән һөҗүм иткән" һәм аның хәрби тоткыннарга бирелә торган яклауга хокукы юк, дип саный.

Палмер сүзләренчә, 2009 елда Әфганстандагы сугыш халыкара низаг буларак каралмый, шуңа күрә Хәмидуллинга хәрбиләрне ялкау төшенчәсе туры килми.

2015 елның августында АКШ мәхкәмәсе Ирек Хәмидулинны 15 маддә нигезендә, шул исәптән “Талибан” хәрәкәте һәм "Әл Каидә" төркеме яклы террор эшчәнлегендә гаепле дип тапкан иде. Узган елның ноябрендә Хәмидуллин үзенә белдерелгән барлык гаепләүләрне кире какты.

Совет армиясенең элекке офицеры Ирек Хәмидуллин 2009 елда Әфганстан чиге буенда кулга алынган. Ул чик буе полициясе капкасына һөҗүмдә, террорчыларга ярдәм итүдә, американ хәрби очкычына һөҗүм итүдә һәм американ ватандашын үтерү омтылышында гаепләнде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG